Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Административ комиссия карар итте

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы, узган чәршәмбедә үткән утырышында ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексының "Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу" турындагы 3.6 маддәсе белән бәйләнгән җиде административ хокук бозулар турында беркетмә каралды.

Еш кына районда яшәүчеләр билгеләнмәгән урынга көнкүреш чүбен түгүне тормышка ашырганнар, тиешле рөхсәттән башка төзелеш материалларын өйгәннәр, моның өчен билгеләнмәгән урында сәүдә оештырганнар. Шулай ук йорт хайваннарын күзәтүчесез җибәрүгә юл куйганнар. Мондый очракларда терлек хуҗалары яшел үсентеләрне бозган өчен зыянны һәм терлек тоту өчен башка чыгымнарны капларга тиешләр. Шулай ук ике беркетмә ТР Административ хокук бозулар турында кодексының "Урам сәүдәсе тәртибен бозу" турындагы 3.2 маддәсен бозу белән бәйле. Кагыйдә бозучыларга 27 000 сум гомуми бәягә штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев