Балигъ булмаган баланы җинаять кылуга җәлеп иткән өчен Акбаш авылында яшәүче М. мөнәсәбәтендә җинаять эше судка юнәлтелгән.
Район прокуратурасы мәгълүматы буенча, тикшерү барышында 2014 елның 4 октябрендә гражданка М.ның үзенең егерме сигез яшьлек улын һәм балигъ булмаган унбиш яшьлек кызын урлашырга котыртуы ачыкланган. Алар үзләре белән буш капчыклар алып, арба тартып аралыктан крестьян-фермер хуҗалыгы складына керәләр. Балаларын урлашуга җәлеп иткән ана мөнәсәбәтендә җинаять эше кузгатылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз