Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Аракы ак булса да, намусны пычрата

Соңгы вакытта районда яшәүчеләрнең исемнәрен хокук саклау органнарының оператив сводкаларында законсыз аракы сатулары һәм алкоголь урлаулары сәбәпле очратырга була.

"Магнит" кибетендә бер ханым 200 сум бәясендәге аракыны чәлдерә һәм продукт өчен түләмичә сәүдә залыннан чыгып китә. Зур булмаган авыл кибетеннән һәрберсе 1160 сум бәясендәге ике шешә коньяк урлаган кырык өч яшьлек В. тагын да "текәрәк" булып чыга. Алкогольгә каршы законны бозган өчен сәүдә хезмәткәрләре үзләре дә полицейскийларның күз уңына эләгәләр. Әйтик, Урыссу кибетләренең берсенең сатучысы тыелган вакытта алкоголь продукциясе саткан. Идән астыннан спиртлы эчемлек белән сәүдә итүчеләрнең берсенә дә закон буенча җавап тотарга туры киләчәк. Илле биш яшьлек "эшмәкәр" полицейскийлар аннан үзкуган контроль сатып алу оештырган вакытта тоткарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев