Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Аракы эчеп, акылларын җуйганнар

Соңгы вакытта исерек бәндәләрнең үзләрен адекват тотмаулары турында милиция дежур частенә кергән хәбәрләрнең артуы күзәтелә.

Барыннан да элек районда яшәүчеләр кызмача бәндәләрнең транспорт чаралары белән исерек килеш идарә итүләре сәбәпле борчылган. Җиде көн эчендә полициягә шундый ике хәбәр кергән. Руль артына исерек килеш утырган берәүне тимер юл микрорайонында күргәннәр, ә икенчесен - бистәнең иң уртасында. Исерек килеш тимер юл полотносы аша узарга карар иткән гражданин үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч булып янаган. Ике кызмача зат урамда аунап яткан, тагын бер очракта исә билгесез ханым чит "иномарка"га зыян салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев