Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Атна эчендә район хокук саклау органнары юл-транспорт вакыйгалары турында 5 хәбәр кабул иткән

Август уртасы транспорт чаралары белән килеп чыккан вакыйгалар мөнәсәбәтендә имин булмаган. Өстәвенә, бу аварияләргә генә дә кагылмый.

Атна эчендә район хокук саклау органнары юл-транспорт вакыйгалары турында биш хәбәр кабул иткән, аларның икесендә, баш җәрәхәте алып, кешеләр зыян күргән. Җитмәсә, аларның берсе исерек тә булып чыккан. Полициягә шулай ук Ютазы авылыннан автотрассага адекват булмаган йөртүченең даими рәвештә каршы хәрәкәт юлына чыгуы һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыруы турында сигнал кергән. Транспорт чараларына чит затлар тарафыннан зыян салынуы турында ике очрак теркәлгән. Урыссулыларның берсенең егерме ике яшьлек егет "Жигули"енең алгы тәрәзәсен ваткан, ә икенчесенең билгесез зат "Приора"сының ян ягын сыдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев