Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Автомобилен төн кунарга калдырган ир машинасының ишегендә механик зыян салынуны күреп алган

    Район полициясенә даими рәвештә төнге вакытта урамда калдырылган автомобильләргә зыян салыну сәбәпле гаризалар керә. Узган атнада шундый зарар күрүчеләрнең берсе урыссулы Р. булган.

    Күп катлы йорт ишегалдында ачык һавада үзенең "Жигули" автомобилен төн кунарга калдырган ир машинасының арткы ишегендә механик зыян салынуны күреп алган. Әйтелүенчә, бу бистәдә беренче генә очрак түгел, шуңа күрә автомобиль хуҗаларына кыйммәт булса да, гараж сатып алу отышлы булыр. Сакланганны - саклармын, дигән бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: