Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Бала язмышы белән шаярмагыз

Ютазы районында соңгы ике ай эчендә балаларны махсус куркынычсызлык чараларыннан тыш машинада йөрткән өчен 38 шофер административ җаваплылыкка тартылды.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктындагы таләпләргә ярашлы, транспорт чараларында 12 яшькә кадәрге балаларны махсус тоту чараларыннан башка йөртү тыела. Бу таләпне үтәмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы 12.23 маддәсенең 2 өлеше нигезендә 500 сум күләмендә штраф салына. Узган елда әлеге законны бозуның 75 меңгә якын очрагы ачыкланды (2010 елда - 65 мең). Агымдагы елда инде 10 меңнән артык очрак теркәлде.
Машина йөртүчеләр балаларны утыртып йөрүгә аеруча җаваплы карарга тиеш. Балаларны утырту яисә аларга куркынычсыз шартлар тудыручы чаралар сатып алу өчен кызганган акчалар бәрабәренә кечкенә пассажирның гомерен кайтару мөмкин түгел. 1 мартта Казан - Оренбург автоюлында "Дэу Нексия" автомобилен йөртүче, көчле кар яву сәбәпле идарә итүен югалту сәбәпле, каршыга хәрәкәт итү полосасына чыга һәм автобуска бәрелә. Җиңел автомобильдәге сигез яшьлек пассажир вакыйга урынында һәлак була. Машина йөртүче, сигез һәм тугыз яшьлек пассажирлар җәрәхәтләр ала. Берничә сәгатьтән соң шундый ук авария Азнакай районында була. "ВАЗ-2109" автомобилен йөртүче, тизлек режимын бозу сәбәпле, каршы як полосага чыга һәм "Киа" автомобиле белән бәрелешә. "Тугызлы"ның 11 яшьлек пассажиры "ашыгыч ярдәм" машинасында үлә. Машина йөртүче һәм сигез яшьлек пассажир кыз хастаханәгә озатыла. Ике очракта да автомобильләрдә балаларны тоту чаралары булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев