Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Балалары булган затларны яклап

Россия Федерациясенең Хезмәт кодексына хезмәт килешүен таркатканда авырлы хатыннарның һәм гаилә бурычлары булган затларның хокукларын яклауны тормышка ашырган үзгәрешләр кертелде.

2012 елның 12 ноябреннән булган "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 261 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы 188 санлы Федераль законга ярашлы, Россия Федерациясе Хезмәт кодексы 261 маддәсе 4 өлешенең положениеләре Россия Федерациясенең Конституциясенә туры китерелде. Федераль закон тарафыннан өч яшькә кадәрге баласы булган хатын-кыз, унсигез яшькә кадәрге инвалид бала яисә ундүрт яшькә кадәрге баласы булган ялгыз ана, югарыда әйтелгән балаларны аналарыннан башка тәрбияләүче башка зат белән, әгәр әти-әнинең берсе (баланың башка законлы вәкиле), оешма таркалу, шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктату яисә хезмәткәр тәртип бозу сәбәпле, эштән азат итү очракларыннан тыш, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаса, унсигез яшькә кадәрге инвалид баланы бердәнбер туендыручы яисә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләдә өч яшькә кадәрге бала булып, аны бердәнбер туендыручы ата яисә ана (баланың башка законлы вәкиле) белән эш бирүче инициативасы буенча хезмәт килешүен таркатуны тыю турында гарантия бирелә.
Шулай итеп, балалары булган хатын-кызларга закон үз гарантияләрен киңәйткән, шулай ук әлеге закон белән аналары хезмәт мөнәсә-бәтләрендә тормыйча, кече яшьтәге балаларын караса һәм мондый ишле гаиләдә бердәнбер туендыручы булган аталар белән эш бирүче инициативасы буенча хезмәт килешүен таркату тыелган.
Закон 2012 елның 24 ноябрендә гамәлгә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X