Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр тиеш түгел

2012 елның 17 декабрендә РФ Җинаять Кодексының 151.1 маддасе нигезендә, җинаять кылу билгеләре булган җинаять эше кузгатылган (балигъ булмаган балаларга алкоголь продукциясе сату).

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәхси эшмәкәр К., районның бер авылында урнашкан киоскта эшмәкәрлек эше белән шөгыльләнгән вакытта, балигъ булмаган балага ике шешә "Старый мельник" сырасы саткан. Әлеге эшмәкәр 2012 елның 10 августында РФ административ тәртип бозу Кодексының 14.16 маддәсенең 2.1 бүлеге буенча балигълык яшенә җитмәгән балага алкоголь продукциясе саткан өчен административ хөкемгә тартылган иде инде. Өстә язылганнарны истә тотып РФ Җинаятьләр Кодексында балигъ булмаган балаларга алкоголь продукциясе саткан өчен 80 мең штраф яисә бер елга кадәр төзәтү эшләрендә эшләү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев