Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Башбаштаклык өчен җаваплылык каралган

"Удача" торак-милекчеләре ширкәте рәисе мөнәсәбәтендә башбаштаклык өчен район прокуратурасы административ производство эше кузгатты.

Денис Половин аның фатирында кисәтүдән башка электр энергиясен өзгән өчен шикаять белән район прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында шунысы ачыкланды, 2012 елның 4 декабрендә "Удача" ТМШ язма кисәтүдән башка Половинның коммуналь хезмәтләргә булган бурычлары өчен фатирын электр энергиясеннән өзгән.
Күп фатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 117 пунктына ярашлы, башкаручы, кулланучыны алдан хәбәрдар итеп, коммуналь хезмәт белән тәэмин итүне чикли яисә аны туктатып тора, кулланучы коммуналь хезмәт өчен тулысынча түләмәгән очракта, хезмәтне өзү кулланучыны язмача кисәтүдән соң 30 көннән соң башкарыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган хокук бозулар белән бәйле, "Удача" ТМШ рәисе мөнәсәбәтендә РФның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.1 маддәсе буенча башбаштаклык өчен административ производство эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев