Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Бер урыссулыга алты елын төзәтү колониясендә уздырырга туры киләчәк

Урыссулы Р.га кырыс режимдагы төзәтү колониясендә бары баш төзәтергә теләге булган өчен генә алты ел вакыт уздырырга туры киләчәк.

Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге тикшерү төркеме мәгълүматлары буенча, утыз тугыз яшьлек Р. элек тә башкалар милкен урлавы һәм мошенниклык өчен хөкем ителгән булган. Деградацияләнгән бәндә элекке ирегеннән мәхрүм итүләрдән нәтиҗәләр ясамаган, күрәсең. Чираттагы кулга алынуының сәбәбе булып шулай ук спиртлы эчемлекләр куллану тора. Соңгы тапкыр тыелгысыз эчүдән соң гражданин Р.ның бик нык башы авырта башлаган. Махмырдан дәвалану өчен аңа акча кирәк була. Анысы, әлбәттә, юк инде. Аның башына юл аша урнашкан күп фатирлы йорт квартирларының берсендә яшәүче пенсионерларның берсен таларга карар итә. Алар торагында пәйда булганчы, җинаятьче бәйләгән башлыкка күзләре күрсен өчен тишекләр ясый һәм кухня пычагы белән кораллана.

Өлкән яшьтәге апалы-сеңелле туганнар яшәгән фатир янына килгәч, талаучы башына маска кия һәм ишек шакый. Сиксән өч яшьлек К., үзенең кибеткә юнәлгән туксан өч яшьлек апасы Н. кайткан дип белеп, ишек ача. Пычак белән янап, ул яклаучысыз пенсионердан акча таләп итәргә керешә. Әмма өлкән кеше үзенең акчасы булмавын исбат итә башлый. Ул вакытта талаучы әбинең кулыннан җитәкләп бүлмәләр буйлап алып китә, тумбочкаларны ачып, әйберләрне туздыра башлый. Икенче әби кайткач, ул аны тентергә керешә. Каушаган карчыкның кесәсеннән 1800 сум алып, махмырдан интегүче фатирдан чыгып китә.

Гаепләнүчегә хөкем карары чыгарганда, суд, аның явыз ният белән кылынган җинаятьләре өчен ике тапкыр ирегеннән мәхрүм ителүен һәм хөкем карары үтәлеп бетмәгән килеш аеруча рәхимсез рәвештә тагын бер җинаять кылуын исәпкә алды. Рецидивист чираттагы тапкыр рәшәткә артына эләгә. Ә аның корбаннары кичерелгән стресстан соң тиз генә нормаль халәткә кайта алмыйлар. Үзләрен начар хис итү сәбәпле, алар хәтта үз эшләре буенча суд утырышында да катнаша алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев