Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Бер ютазылы кеше үтермәкче булып һөҗүм итүдә гаепләнде...

Ютазы районы прокуратурасы үтермәкче булып һөҗүм итүдә гаепле дип табылган урыссулы Р. мөнәсәбәтендә җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд билгеләвенчә, агымдагы елның 26 июнендә М. Җәлил урамы буенча 11 санлы йорт ишегалдында унсигез яшьлек Р., кыз туганнары белән спиртлы эчемлекләр эчә. Зыян күрүче Л. аларга балконнан, шауламауларын сорап, шелтә белдерә, ә аннары урамга чыга, анда Р. аның сул кулбашы өлкәсенә пычак белән кадый.

Хөкем ителүче кире яктан характерлана, чамадан артык спиртлы эчемлекләр куллана, наркологта учетта тора. Әлеге җинаять аның тарафыннан мондый җинаять өчен хөкем ителүнең сынау срогында кылына. Суд гражданка Р.ны алты елга ирегеннән мәхрүм итү төрендә җәзага тарткан була. Аның мөнәсәбәтендә шартлы рәвештә хөкем ителү гамәлдән чыгарыла һәм хөкем ителүчегә 7 елга хөкем ителү төрендә гомуми режимдагы төзәтү колониясендә җәза үтү карар ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев