Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Безнең район аша легаль булмаган аракы алып керү кисәтелгән

    Безнең район аша легаль булмаган Казахстан аракысын кертү омтылышына чик куелган.

    Төнге сәгать бердә Азнакай-Ютазы юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы кешесе идарә иткән җиңел автомобиль тоткарланган. Анда тиешле маркировкалары һәм акцизлары булмаган Казахстанда җитештерелгән алты йөз шешә аракы һәм алты шешә коньяк табылган. Йөртүче җавапка тартылачак, ә продукция юкка чыгарылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: