Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Браконьерлык өчен җәза каты

Ык елгасында ятьмәгә балык тотканда тоткарланган күрше Башкорт Республиксы гражданины мөнәсәбәтендә җинаять эше кузгатылган һәм аңа 300 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф яный.

- Бүгенге көндә, "Уылдык чәчү" операциясе кысаларында, без елга һәм буаларны да сак астында тотабыз. Балыклар уылдык чәчкән вакытта аларга ятьмә белән “ауга” чыгу тыела. Шуңа карамастан, безнең халык браконьерлык белән шөгыльләнергә ярата. Һәм күптән түгел генә без шундый бер балыкчыны Ык елгасында тоткарладык -  Башкортстан Республикасыннан килгән бу кеше көймәдә ятьмә белән балык тота иде. Ык елгасы махсус саклана торган табигый территория булу сәбәпле, хәзерге вакытта әлеге эш белән хокук саклау органнары шөгыльләнә, - дип хәбәр итте билологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы комитетының Ютазы районы начальнигы Марат Хафизов.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев