Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Бөтен көчне җинаятьчелек белән көрәшкә

Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә 2012 ел агымында вакыйгалар һәм башка төрле мәгълүмат турында 2884 хәбәр алынды.

Ел дәвамында 234 җинаять эше кузгатылды. Бу аннан алдагы елга караганда, 4 процентка күбрәк дигән сүз. Авыр, аеруча авыр җинаятьләр категориясенә 41 җинаять туры килде. Җинаятьләрне ачу 92 процент тәшкил итте һәм бу безнең бүлеккә беренче урынга чыгарга мөмкинлек бирде.
Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 1335,28 грамм наркотик алынды. Медицина билгеләнешеннән тыш наркотик һәм психотроп матдәләр кулланганга 41 административ беркетмә төзелде. "Мәк-2012" оператив-кисәтү операциясе кысаларында 34 килограмм киндер юк ителде.
Җинаять һәм административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатында районда полициянең 12 пункты оештырылды. Аларда полициянең участок уполномоченныйлары гражданнарны кабул итәләр. Моннан тыш, алар ихаталарны йөреп чыгалар, участок паспортлары төзиләр, шул рәвешле теркәлгән һәм яшәүче гражданнар турында мәгълүмат туплыйлар. Квартал саен җыелышларда алар башкарган эшләре турында хисап тоталар.
Узган елда 8 гражданин мөнәсәбәтендә административ күзәтү урнаштырылды, бер гражданин мөнәсәбәтендәге материаллар район судында. Административ күзәтүгә формаль рәвештә эләгүче 33 гражданин профилактика учетында тора.
Полициянең участок уполномоченныйлары, балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор, "Форпост" иҗитмагый формирование, ирекле халык дружиналары бергәләп, атна саен җәмәгать тәртибен саклау буенча рейдлар уздыралар, имин булмаган гаиләләр белән профилактик эш үткәрәләр, куллану базарындагы закон бозуларны ачыклыйлар. Ел эчендә алар тарафыннан 11 җинаять ачылды, 146 хокук бозучы тоткарланды.
2012 елның 12 ае эчендә район территориясендә 35 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, аларда өч кеше һәлак булды, 58 кеше җәрәхәт алды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга 3880 административ беркетмә төзелде. Суд тарафыннан 135 шофер транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, административ арест турында - 72, штрафка тарту турында 121 карар чыгарылды.
Республика территориясендә соңгы арада мошенниклык очраклары күбәйде. Сентябрь аенда гына да әлеге төр җинаятьнең 38 очрагы теркәлде. Шуларның 19 очрагында - банк карталары блокадалаудан туктатылган, 12 очрагында - туган-тумачаны җинаять җаваплылыгыннан азат итү өчен янәсе полиция хезмәткәре акча түләргә тәкъдим иткән, автомобиль оту һәм сыйфатсыз дару өчен компенсация түләү төрендә икешәр җинаять кылынган. "Сак булыгыз, мошенник!" акциясе кысаларында безнең бүлек хезмәткәрләре халык арасында аңлату эше алып бардылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре арасында ел нәтиҗәләре буенча уголовный розыск группасы - беренче урынга, полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция - икенче урынга, икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршылык күрсәтү бүлеге өченче урынга чыкты. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм район җитәкчелеге тарафыннан бүлекнең күпчелек хезмәткәрләре дипломнар, рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән билгеләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X