Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Гаилә бизнесы барып чыкмаган

Бөгелмә районара наркоконтроль бүлеге тарафыннан дүрт актив синтетик наркотик сатучы тоткарланган. Җинаятьчел төркем абыйлы-энеле ике туганнан һәм яшь гаилә парыннан торган.

Криминаль наркобизнесны оештыру, Татарстан Республикасы буенча Россия Наркотикларны контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт Идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, туганнарның берсенең башына килгән. Эшсез 26 яшьлек яшь кеше үзенең 34 яшьтәге туганын наркотиклар сату белән шөгыльләгергә күндергән. Туганнар наркотикларга бәйле затлар булган һәм берничә тапкыр хөкемгә тартылганнар. Алар наркотикларны моңа бәйле вак сатучылар челтәре аша сатканнар. Соңрак "спайслар" таратуга аларның берсенең балачак дусты Бөгелмәдә яшәүче 25 яшьлек наркоман кушылган. Ул күп еллар дәвамында наркотиклар кулланган һәм башта туганнарның даими клиенты булган. Әмма баю һәм акчаны иркен тоту хыялы белән канатланып, ул наркотиклар сатып акча эшләүдән дә яхшыракны уйлап чыгара алмаган.

Балачак дусты үз шөгылен хатыныннан яшермәгән. Соңыннан хатыны иренең бизнесына кушылган һәм аңа ярдәм итәргә керешкән. Яшь гаилә рәсми рәвештә эшкә урнашкан булган. Ул гына да түгел, ир кеше - стажлы наркотиклар кулланучы - машинист ярдәмчесе булып эшләгән һәм тирә-юньдәгеләр өчен югары куркыныч чыганагы булып торган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, аның хатыны сәламәтлеген саклый белгән һәм наркотиклар белән бары табыш алу өчен генә сәүдә иткән. Тиздән ул наркотиклар сатуда шул дәрәҗәдә шомарган ки, эшләр белән ире ярдәменнән башка да идарә итә башлаган.

Яшь гаиләне тоткарлаган вакытта аларның алып торган фатирларында 18 бер тапкырлык дозада спайс табылган. Ә туганнарның берснең өеннән 50 бер тапкырлык доза күләмендә 3 төрдәге синтетик наркотик алынган. Шик астындгыларга карата зур күләмдә наркотиклар сату факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара. Шикләнелгән наркотиклар сатучылар мөнәсәбәтендә чик кую чарасы соравы хәл ителә. Аларның һәрберсенә 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев