Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Хатын-кызлар бәйрәмендә ир-атлар күбрәк күңел ачкан

Район хокук саклау органнары мәгълүматләренә караганда, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүчеләр арасында күпчелекне ир-атлар алып торган, өстәвенә алар бәйрәмгә кадәр үк эчә башлаган.

Полиция хезмәткәрләренә исерек бәндәләрне предприятиеләрнең берсеннән, сәүдә-күңел ачу үзәгеннән һәм азык-төлек кибетеннән алып чыгарга туры килгән. Ютазы авылында яшәүче бер ир-ат хатынын котлап кына калмаган, җәнҗал да кубарган. Ике исерек ир заты Урыссуда яшәүче кешеләрнең торак ишекләрен җимерергә теләгән. Гүзәл затлар арасыннан да исерткеч эчемлек яратучы бер зат үзен тәртипсез тоткан. Ул да, шулай ук, күп фатирлы йорттагы бер фатир ишегенә ябырылган, шул рәвешле ул яшәүчеләрнең ризасызлыгын тутырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев