Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Хокук бозган өчен – җитди җаваплылык

19 декабрьдән 2013 елның 11 гыйнварына кадәр районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештыру-кисәтү чаралары комплексы уздырыла.

Алар республика һәм район территорияләрендә балаларның чараларга массакүләм барулары сәбәпле, Бөтенроссия Яңа ел чыршы бәйрәмен һәм Яңа ел чараларын әзерләү һәм уздыру вакытында тәртип һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында уздырыла һәм юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүгә, хезмәт күрсәтелгән территориядә транспорт дисциплинасын күтәрүгә юнәлтелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, балаларны күзәтүсез ялгыз җибәрмәскә, ә ата-аналарны - балаларына юлда тәртип кагыйдәләрен искә төшерергә чакыра. Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен нәни бозучылар балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия исәбенә куелачак, аларның ата-аналары исә административ җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев