Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Хулиганлык кылучылар – төзәтү эшләренә

2012 елның апрелендә Димтамак авылында хулиганлыклары һәм кешеләрне кыйнаулары өчен өч яшь кеше суд тарафыннан төзәтү эшләренә хөкем ителде.

Даими эш урыннары булмаган Октябрьский шәһәреннән әшнәләр Л. һәм Ш. һәм аларның Ютазы авылыннан дуслары Ф. 2012 елның 13 гыйнвар кичендә хулиганлык гамәлләрен кылу да Димтамак авылына юнәләләр. Үз ниятләрен тормышка ашыру өчен, алар заводта җитештерелгән резина таяклар һәм пневматик пистолетлар белән кораллана. Җиңел автомобильдә җирле мәдәният йорты янында, алар гражданин Т.ны резин таяклар белән кыйный, соңыннан, дискотека барган бина эченә кереп, тагын берничә егеткә тән җәрәхәтләре ясый. Моннан тыш, тирә-яктагыларны куркуга салырга теләп, гражданин Л. демостратив рәвештә берничә тапкыр пневматик пистолеттан түшәмгә ата, шуннан соң ул, резина таяк белән музыкаль үзәкне вата, шул рәвешле чараны өзә. Әлеге вакыйгалардан соң уздырылган тентү нәтиҗәсендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре гражданин Л.ның гаражыннан ул әле биш ел ярым элек табып, законсыз рәвештә үзләштергән спорт һәм киселгән ау утлы коралына ике йөзгә якын патрон алалар.
Гражданин Л. аңлы рәвештә биш, гражданин Ш. - өч, гражданин Ф - ике җинаять кылалар. Аларның гамәлләре сугыш кирәк-яракларын законсыз сатып алуга һәм саклауга, хулиганлыкка, сәламәтлеккә күрәләтә җиңелчә зыян китерүгә, кыйнауга һәм вандализмга карый. Гаепләнүчеләрнең шәхесләреннән һәм кылган гамәлләреннән чыгып, суд аларның беренчесен хезмәт хакыннан дәүләткә 10 процент күләмендә акча алып калу белән ике елга төзәтү эшләренә, икенчесен - хезмәт хакыннан дәүләткә 10 процент күләмендә акча алып калу белән ел ярым төзәтү эшләренә, өченчесен - хезмәт хакыннан дәүләткә 5 процент күләмендә акча алып калу белән ел ярым төзәтү эшләренә хөкем итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев