Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Киндер һәм мәк үстерү тыела

Татарстанда бөтенроссия "Мәк-2014" оператив-профилактик операциясен уздыруның 1 ай дәвамындагы чорында гына да наркополицейскийлар тарафыннан составларында наркотиклар булган 4,5 тонна үсемлек юк ителгән, аларның үсү мәйданы ике гектардан артып киткән.

ТР буенча Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт Идарәсенең Бөгелмә районара бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, кыргый киндер мәйданнары булу Әлмәт, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнарында ачыкланган. Иң зур чыганак Әлмәт районында ачыкланган, аны ликвидацияләгәндә,өч тонна тыелган үлән юк ителгән. Ташландык участок янында 20 мең квадрат метрдан артык мәйданда "кыргый" киндер үскән. Шул ук районда оперативчылар составларында наркотиклары булган башка чыганакларны ачыклаганнар, аларның гомуми авырлыгы 600 килограмм тәшкил иткән.

Составларында наркотиклары булган мәйданнарны ачыклауда җирле халык әһәмиятле роль уйный. Әйтик, Бөгелмә районында ышаныч телефонына ташландык бина янында кеше йөрүе һәм үлән җыюы турында хәбәр иткән. Күрсәтелгән урынга барган оперативчылар 31 яшьлек ирне җинаять өстендә тотканнар. Аның кулында ике капчык марихуана булган. Токсикоман ир элек урлашу өчен хөкем ителгән инде. Тоткарланучы мөнәсәбәтендә наркотик матдәләрне зур күләмдә законсыз саклаган өчен җинаять эше кузгатылган. Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Составында наркотиклар булган үсемлекләрне юк итүдә аерым рольне җирле үзидарә башлыкларлары, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм фермер хуҗалыклары уйнарга тиеш. Составында наркотиклары булган кыргый үсемлекләрне юк итү буенча чара күрмәгән очракта, дип кисәтә наркополицейскийлар, җир хуҗалары һәм җирдән файдаланучылар өчен 300 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу төрендә җаваплылык каралган. Составында наркотиклар булган үсемлекләр үстергән өчен закончалык тарафыннан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү төрендә җәза каралган.

Үсемлек төрендәге наркотик чараларны законсыз үстерү, сату яки саклау фактлары турында Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең 8 (843) 273-43-45 тәүлек дәвамындагы ышаныч телефоны, яки Бөгелмәдәге 8 (85594) 4-22-50 телефоны буенча шылтырату мөһим. Хәбәрләрне шулай ук идарәнең Интернет кабул итү бүлмәсендә ведомствоның http//ufskn.tatar.ru. сайтында калдырырга мөмкин. Тулы конфединциальлек һәм анонимлык саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев