Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Корал тапшырсаң җинаять җаваплылыгыннан азат ителәсең...

    Кеше, ату коралын, хәрби припасларны, шартлый торган җайланмаларны үз ирекле тапшыра икән, полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

    Законсыз корал саклаучы гражданнар тапшыру теләген белдереп язган гаризаларында аны нинди шартларда табуларын бәян итәргә тиеш булалар. Шуннан соң корал экспертизага җибәрелә. Тикшерү тәмамланганнан соң, гражданинга компенсация түләнә. Законсыз корал саклану яисә җинаять әзерләнүе турында хәбәр иткән кешеләрнең исеме сер булып калуына полиция гарантия бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: