Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Күпме урласа да, туя белми

Ютазы авылында яшәүче егерме бер яшьлек Р. 2011 елның гыйнварында кеше милеген урлаган өчен бишенче тапкыр җавапка тартылды.

Беренче тапкыр Р. балигъ булмаган яшендә үк урлаша. 2011 елның июлендә ул иректән мәхрүм итү урыныннан чыгарыла (монда ул соңгы суд карары буенча җәзалау срогын тутырган), ә ноябрьдә инде тагын чит кеше милеген үзләштерә. исерек Р. игътибарын авылдашы К. өендәге сервантта яткан кәрәзле телефон җәлеп итә. Озак уйлап тормыйча, кунак аны кесәсенә сала, әмма хуҗа кеше моны күрә һәм мобильникны урынына куюны таләп итә. Моңа җавап итеп, Р. аның күкрәгенә сугып, өйдән телефон белән чыгып китә.

Р.ның гамәлләре талау - кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган көч кулланып, кеше милеген ачык урлау буларак квалификацияләнә. Ул кылган җинаять авыр җинаятьләр исәбенә керә, өстәвенә, ачыктан-ачык рецидив. Әмма җинаятьче затның тәрбиясендә кече яшьтәге балалар, даими яшәү һәм эш урыннары булуын исәпкә алып, суд аның иреген чикләмичә дә төзәлүен мөмкин итте. Аңа бирелгән өч елга ирегеннән мәхрүм ителү срогын сынау срогы белән ике елга иргеннән шартлы рәвештә мәхрүм итү җәзасы дип исәпләргә карар кылынды. Зыян кү-рүчегә хөкем ителгән зат китергән зыян түләтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев