Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Кәрәкәшле авылында яшәүче хатын-кыз кеше үтерүдә гаепләнеп хөкем ителде

Ютазы район суды элекке ирен үтерүдә гаепләнүче яшь бер хатын-кыз мөнәсәбәтендә карар чыгарды.

Кәрәкәшле авылында яшәүче яшь бер хатын-кыз аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләнеп хөкем ителде (РФ ҖКның 105 маддәсе, 1 өлеше). Узган елның ноябрендә ул ике кече яшьтәге баласы һәм элекке ире белән өйдә була. Якларның гаризасы буенча, әле бер ел элек үк аларны аеру турында суд карары гамәлгә кергән була, әмма ир белән хатын тагын кушыла һәм хатынның туганнары өендә яши башлый. Эш материалларыннан күренгәнчә, элекке ир белән хатын спиртлы эчемлекләрне кирәгеннән артык куллана, ир хатыннан көнләшә һәм аның мөнәсәбәтендә еш кына көч куллана.

Һәлакәтле көнне "гаилә башлыгын" элекке хатынының туганнары исерек хәлдә өйләренә китереп куялар һәм караватка йокларга яткыралар. Ир белән хатын арасында ызгыш чыга: ир хатынның эченә тибә һәм түбәнсетүле сүзләр белән хурлый. Нәфрәтләнгән хатын өстәлдән кухня пычагы эләктереп ала һәм иргә ун тапкырга якын кадый. Медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, ир икенче көнне дөнья куя.

Судта хатын ике тапкыр кадаганымны гына хәтерлим, дип белдерә. Әмма экспертиза җинаятьнең аффект хәлендә һәм үзеңне саклау-яклау өчен кылынмавын күрсәтә. Зыян күрүченең җинаять кылуга сәбәп булып торган үз-үзен тотышын мәхкәмә җәзаны йомшартучы шартлар исәбенә кертте инде. Суд карары белән хатынга гомуми режимдагы колониядә алты ел срокка хөкем карарын үтәү билгеләнде. Хөкем карары законлы көченә кермәде, яклаучы ягы карарга шикаять белдерергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев