Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Күршеләрдән тынгы юк

Тәртип саклаучыларга тынгысыз күршеләрдән зарланылган шикаятьләр буенча күп йөрергә туры килә. Октябрьнең соңгы атнасында гына да хокук саклау органнарына дүрт гариза кергән.

Еш кына кешеләр күршеләренең үзләрен күп фатилы йортта ялгызлары гына яшәгән кебек тотуларыннан зарлана. Гадәттә яшәүчеләр "аңсыз элементларның" көчле тавышка музыка тыңлавыннан яки җәнҗал куптаруларыннан гаҗиз була, күптән түгел исә Урыссудагы күп фатирлы йортларның берсендә, югарыда әйтелгән гамәлләрдән тыш, төн буе батарея шакылдатып шылтыратучыларга йокларга бирмәгәннәр. Шул ук атнада әлеге йорттагы фатирның өске кат күршеләре торакларын исерек хәлдә суга батырган яшәүчеләр дә шикаять белдереп шылтыраткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев