Көзге уңышны  урларга, дигән сүз түгел
Закон сагында

Көзге уңышны урларга, дигән сүз түгел

Көз башлану белән хокук саклау органнарына яңа уңыш чәлдерү турында хәбәрләр килә башлады.

Бәйрәкәдәге "Агро-Мир" ҖЧҖдан авыл кешеләренең берсе 40 килограмм яшел масса урлаган, Кече Урыссу авылында яшәүче Тукай исемендәге җәмгыятьнең 5,5 килограмм фуражына кызыккан, ә искеурыссулыларның берсе "Таң" җәмгыяте басуыннан 70 чәкән кукурузны үзләштерергә маташкан. Урланган уңыш күп булмаса да, чит милекне урлау беркемгә дә рөхсәт ителми.


Нет комментариев