Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

“Магнит” кибетеннән шоколад кәнфитләр урлау буенча җинаять эше тәмамланган

Ютазы район суды күптән түгел "Магнит" кибетләр челтәреннән шоколад кәнфитләр урлау факты буенча җинаять эшен карауны тәмамлады.

Әлеге зур сәүдә үзәкләре, ачыклануынча, үзенә тәртипле сатып алучыларны гына түгел, караклыкка хирыс бәндәләрне дә җәлеп итә. Гадәттә, бурлыкка хирыс затлар кибетләрдән спиртлы эчемлекләр урлый торганнар иде, ә менә күрше Октябрьскийдан Р., алардан аермалы буларак, үзенең игътибарын шоколадлы киштәләргә юнәлткән.

Беренче тапкыр, Эчке эшләр министрлыгы район бүлегенең тикшерү төркеме мәгълүматлары буенча, конфетларны утыз сигез яшьлек Р. 2013 елның апрель уртасында урлый. Ул вакытта Урыссу һәм Ленин урамы чатындагы "Магнит"тан карак 1680 сум гомуми суммага "Мерси" конфетларын (соңыннан тануынча, ул аларны бик яраткан) чәлдерә. Исерек ир сәүдә залына уза һәм касса яныннан алынган кәрҗингә шоколад кәнфитләрне сала. Ерак киштәләр ягына узып, ул компакт шоколад тартмаларын курткасы астына тыга, касса янына уза, бер кап сигарет ала, каршылыкларсыз кибеттән чыга һәм тыныч кына автобуста Октябрьский шәһәренә кайтып китә. Сәүдә үзәге хезмәткәрләре кичен видеокүзәтү камералары язмаларын караганда гына урлашу фактын ачыклыйлар. Ул вакытта бурны таный алмыйлар. Урланган шоколадны, ир аңлатуынча, ул үзе генә "соскан".

Якынча ике атна узгач, Р. тагын иптәше янына Урыссуга килгән. Әмма дусты өйдә булмый һәм кунак Октябрьскийга кайтып китү өчен автовокзалга килә. Автобусны көткән арада ул якында урнашкан икенче "Магнит" сәүдә үзәгенә кереп чыгарга карар итә. Бу юлы да ул кәрҗин белән сәүдә залына уза, әмма үзе мөкиббән киткән "Мерси"га тап булмый. Шул вакытта ир барлыгы 1731 сумлык дүрт "Дав", тугыз "Вдохновение" һәм сигез "Тоффифе" шоколадын ала һәм элекке "тәҗрибәсен" эшкә җигеп, кәрҗиннән шоколадларны курткасы астына яшерә, кассада бер кап сигарет өчен түли һәм ишеккә таба юнәлә. Әмма бу юлы аны сәүдә хезмәткәрләре күреп ала. Алар шунда ук тәртип саклаучыларны чакыра һәм каракны тәртип саклаучылар килеп җиткәнче мөстәкыйль рәвештә тоткарларга ниятли. Сатучыларның берсе тәмле тамак артыннан чыгып, кире кибеткә керүен таләп итә. Яңадан тамбурга кергән Р. кәнфитләрне анда урнашкан банкоматка куя, моннан соң яңадан чыгу ягына таба юнәлә. Сатучы аның юлына аркылы баскач, карак, ычкынырга теләп, аның кулын бора. Әмма бу вакытка чакырылган полиция хезмәткәрләре килеп җитә һәм угрыны сак астына алалар.

Хөкем ителүчегә җәза чарасын билгеләгәндә, суд аның элекке урлашулары өчен җәзага тартылмавын да исәпкә алды, чөнки аны эзләү игълан ителгән булган инде. Ул наркологта учетта торган "Опий наркоманиясе" диагнозы да аның файдасына таныклык итмәгән. Ахыр чиктә, барлык җинаятьләр җыелмасы буенча хөкем ителгән Р. кырыс режимдагы төзәтү колониясенә ике ел һәм ике айга җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев