Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Полиция 60 млн. сум урлап качкан инкассаторны эзли

Бүген Яшел Үзәндә зур суммада акча алып барган инкассаторга һөҗүм итү буенча оператив эзләү чаралары алып барыла, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.

Бүген сәгать 11.07дә Яшел Үзәннең Ленин урамында инкассатор егет үзенең хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып, инкассторның "Т669ОС/116rus" дәүләт номерына ия "Фольксваген Амарок" машинасына утырып качкан. Автомобильдә 60 млн. сум акча булган. Татарстан полициясе 1989 елгы Богаченко Игорь Константиновичны эзли. Аның элек хөкем ителмәгәнлеге билгеле. Әлеге затның үзе белән 6 зарядлы РСА (револьвер) утлы коралы булу ихтималы бар. "565" номерлы "Мазда-3" автомобилендә хәрәкәт итүе мөмкин. Шушы затның кайдалыгын белүче булса, "02" номерына шалтырату сорала, дип мөрәҗәгать итә ТР буенча ЭЭМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев