Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Полиция бүлегендә теркәлгән хәбәрләр арасында транспортны урлау турында ике мәгълумат кергән

Узган атнада полиция бүлегендә теркәлгән хәбәрләр арасында транспорт чараларын урлап алып китү турында ике мәгълумат та бар.

Ютазы авыл җирлеге территориясендә урнашкан предприятиеләрнең берсендә эшләүче баш инженер предприятие территориясеннән трактор югалуы турында хәбәр итә. Материал тикшерелә. Ә менә урыссулы В. ның үзе яши торган йорт ишек алдыннан автомобилен урлап алып китүләре турындагы хәбәре буенча озак эзләнү эшләре алып барырга туры килми. Вакыйга урынына килеп җиткән тикшерү-оператив группа машинага гомумән беркемнең дә дәгъва итмәвен ачыклый. Артык күп аракы чөмергән әдәмнең, күрәсең, мие сыеклана башлаган булгандыр. Ничек кенә булмасын, хокук саклау органнарын нигезсез чакырткан өчен ул административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев