Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Полицияне тиктомалга чакырткан очен урыссулыга штраф түләргә туры киләчәк

    Икенче өлкән яшьтәге урыссулы хатыннан полициягә күп фатирлы йорт ишегалдына юып эленгән әйберләрнең югалуы турында хәбәр кергән.

    Һәм тагын әлеге мәгълүмат расланмаган. Вакыйга урынына килеп җиткән тәртип саклаучылар шылтыратучының күршеләре белән низаглашуы һәм шундый юл белән ул аларны каралтырга теләвен ачыклаганнар. Әмма полиция хезмәткәрләрен тиктомалга чакыртырга яратучыларга шуны истә тотарга кирәк: ялган чакыру штраф төрендә административ җаваплылыкка җәлеп итүгә китерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: