Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Район башкарма комитеты cибелүчән төзелеш материалларын йөртүчеләргә беркетмәләр төзеде

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия тарафыннан июльдә торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен дүрт кеше административ җавапка тартылды.

Сибелүчән төзелеш материалларын япмасыз килеш ташыган йөртүчеләргә беркетмәләр төзелде. Төзекләндерү кагыйдәләренә ярашлы, җиештерү һәм кулану калдыкларын, шулай ук сибелүчән төзелеш материалларын ташу моның өчен махсус җиһазланган һәм яраклаштырылган, аларны алып барганда югалту мөмкинлеге калдырылмаган, авария вәзгыятьләре тудырылмаган, һәм кешеләр сәламәтлегенә зарар салмаган транспорт чараларында гына башкарылырга тиеш. Әлеге кагыйдәләрне бозучыларга 8 мең күләмендәге гомуми суммага штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев