Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Район прокуроры 2014 елда эшчәнлеге турында сөйләде

Тимур Фатыйховның район прокуроры вазифасын башкаруына бер ел узып китте. Безнең әңгәмә - аның әлеге чордагы эшчәнлеге турында.

- Тимур Модестович, Сез безнең районга килгән кеше. Чит җирдә кыен түгелме, һәм прокуратура хәл иткән нинди мәсьәләләрне Сез уңышлы дип атар идегез?

- Үземнең зур булмаган районда яшәвем уңаеннан бер нәрсә генә әйтә алам: мегаполис кына тормыш өчен мавыктыргыч түгел. Ә Ютазы районы үсеше тулысы белән кешенең ыгы-зыгыдан һәм югары тизлекләрдән ерак булган мөһим ихтыяҗларына җавап бирә. Безнең эшчәнлек өлкәсенә килгәндә, мөгаен, теләсә нинди хәл ителгән сорауны да, әгәр ул гаделлекне тергезүгә, законлылыкны ныгытуга юнәлтелсә, уңышлы дип атарга буладыр. Прокуратура хезмәткәрләре көн саен суд тарафыннан гражданлык һәм административ эшләр карауда катнашалар. Әйтик, район халкының 2014 елдагы мөрәҗәгатьләренең шактый күләме экология белән бәйле иде - сүз химия заводы эшчәнлеге турында бара. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Урыссу химия заводы бүгенге көндә экологик характердагы кагыйдә бозулардан арына, һәм әйтергә кирәк, заводның баш предприятиесе тиешле җайланмалар куюга акчаны саллы бүлә.

Тагын бер әһәмияте аз булмаган һәм уңышлы эш - прокуратура тарафыннан район урманнарының берсендә законсыз рәвештә наратлар кисүне туктату булды. Бу законсыз гамәл нәтиҗәсендә республика урман фондына салынган зыян 800 мең сумнан артык тәшкил итте. Җинаять эше кысаларында зыянны түләттерү турында дәгъва белдерелде. Эш карау процессында.

Моннан тыш, безнең хезмәткәрләр опека органы һәм эчке эшләр бүлеге белән берлектә балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән асоциаль гаиләләрне ачыклау буенча рейдларда катнашалар. Әлеге тикшерүләр, беренче чиратта, профилактик эшне активлаштыруга юнәлтелгән. Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү - соңгы чара һәм берничек тә безнең максат булып тормый. Әмма, әгәр дә нарасыйларын антисанитария һәм адәм баласына хас булмаган шартларда тотуның зарарлы булуы кайбер әти-әнигә барып җитми икән, соңгы чараларны таләп итәргә туры килә.

Прокуратура шулай ук район хастаханәсендә кайбер кагыйдә бозуларны ачыклау буенча эш уздырды. Бу табибларның пациентларның амбулатор карточкаларына, авыру мөрәҗәгать итмәсә дә, өстәп язулары белән бәйле. Күрсәтелмәгән медицина ярдәме турында ничек язарга мөмкин? Тиешле чаралар күрелде. Мәгариф учреждениеләре янына урнашкан сәүдә павильоннарында спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке эшләнмәләрен сатуны кисәтү буенча эшне һәм террорчылыкка каршы характердагыгамәлләрне дә уңышсыз, дип әйтеп булмый.

- Эштә авырлыклар һәм катлаулылыклар бармы?

- Бу, барыннан да элек, зур эш күләме, биниһая зур күләмдәге документ әйләнеше һәм югары дәрәҗәдәге җаваплылык. Әмма район прокуратурасында һөнәрманнарның тату коллективы формалашкан, алар күпне булдыра. Иң беренче чиратта алар - район прокуроры урынбасары Гөләндәм Кәримова һәм прокурор ярдәмчесе Гүзәл Галиева. Асылда, безнең һәр эшебез теләсә кайсы цивилизацияле җәмгыятьнең нормаль эшчәнлеге нигезе булып торган законлылык тантанасына юнәлтелгән. Нәрсә соң ул законлылык? Бу катлаулы, күп планлы күренеш, ул сәяси-хокукый формага ия, икътисадый, рухи һәм хокукый тормышның төрле якларына кагыла. Шуңа күрә миңа уңыш елмайды - мин фикердәшләр, грамоталы белгечләр командасында эшлим, дип әйтә алам.

- Район халкы аеруча еш нинди сораулар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев