Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район суд приставлары хезмәте һәм Пенсия фонды бүлеге тарафыннан бурыч түләттерү буенча эш оештырыла

    Майда-июньдә зур бурычлары булган шәхси эшмәкәрләрдән бурыч түләттерү буенча ел саен уздырыла торган айлык үткәрелә. Ул суд приставлары хезмәте һәм Пенсия фонды бүлеге тарафыннан оештырыла.

    Чара кысаларында мәҗбүри пенсия иминиятләвенә иминиятләү взносларын түләттерү буенча үзара рейдлар, шулай ук бурычлыларның ил чигеннән чыгып китү хокукын вакытлыча чикләүне куллану буенча чаралар күрелә. Безнең районда 460 учетта торган шәхси эшмәкәрдән йөздән артыгының Пенсия фондына бурычлары бар. Бурыч суммасы 5 миллион сумнан артык тәшкил итә. Унҗиде эшмәкәр аеруча күп әҗәтле - аларның һәрберсенең 70 мең сумнан артык бурычы бар. Бүгенге көндә 309 мең сум акча түләттерелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: