Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозучыларны ачыклый

Узган атнада гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм район ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән рейд тикшерүләре барышында 103 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланды.

27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр матди зыян салынган алты юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, ике вакыйгада җәрәхәт алучылар булган.

Әйтик, 30 гыйнварда Урыссу-Октябрьский трассасының икенче чакрымында каршы хәрәкәт полосасына чыгу нәтиҗәсендә транспорт чаралары бәрелешә, ике пассажир зыян күрә. Тагын ике кеше 2 февральдә Югары Стәрле - Каразирек - Урыссу юлында тик торган транспорт чарасына бәрелү нәтиҗәсендә зарар күрә.

Автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.81 маддәсе буенча алты транспорт йөртүче тоткарланган, материаллар җәмәгать судына җибәрелгән. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе - административ штраф түләмәү нигезендә өч административ беркетмә төзелгән. ЮХИДИ транспорт йөртүчеләрне юлларда игътибарлы һәм үзара итәгатьле булырга, тизлек режимын сакларга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев