Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Район ЮХИДИсе мәгълүмат бирә

3 февральдән 16 февральгә кадәр 13 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, уникесендә - матди зыян күрелгән, берсендә җәрәхәт алучы булган.

Күрсәтелгән чорда район газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән үткәрелгән рейдларда юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозуның 189 очрагы ачыкланды. Административ җаваплылыкка автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән сигез автотранспорт чарасын йөртүче тартылды, бер йөртүче шул ук сәбәп аркасында автомобиль йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш идарә иткән.

Югарыда күрсәтелгән чорда теркәлгән юл-транспорт вакыйгаларының үзенчәлекләрен әйтеп узыйк. Әйтик, аларның барысы да юлдагы һәм метеорологик шартлар үзгәрү аркасында килеп чыккан. 12 февральдә, кар яуган көнне, районда биш юл-транспорт вакыйгасы булды. Шуларның берсе Азнакай - Ютазы - М5 автоюлының 36нчы чакырымында теркәлде. Ике машина - "ундүртенче" һәм "Ока" бәрелешүе нәтиҗәсендә бер кеше зыян күрде. Әлеге юл-транспорт вакыйгаларының төп сәбәбе - тизлекнең куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу закончалыклы рәвештә һәлакәтле нәтиҗәләргә китерә. Хөрмәтле транспорт йөртүчеләр, юл һәм һава шартларына туры килгән куркынычсыз тизлек сайлагыз, каршы хәрәкәт юлына чыгу белән бәйле маневрлардан сакланыгыз. Мәҗбүри рәвештә шипланган көпчәкләр файдаланыгыз, аларның торышын даими күзәтегез. Киләчәктә дә әле бураннар, бозлавык һәм сезонның башка күңелсезлекләре булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев