Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Районда, 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр, “Игътибар – балалар!” кисәтү чарасы уздырыла

"Игътибар - балалар!" кисәтү чарасы республика, шул исәптән, безнең район территориясендә, 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр уздырыла.

Чара балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү, шулай ук каникуллардан соң юлда балаларның һәм яшүсмерләрнең үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен тергезү максатында үткәрелә. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балигъ булмаган пассажирларны йөртү һәм йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәүләре белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча рейдлар үткәрәләр, белем бирү оешмалары янына керү юллары торышын, юл билгеләрен, тамгаларын һәм чикләүләрне тикшерәләр, мәгариф учреждениеләрендә балалар һәм әти-әниләр белән әңгәмәләр уздыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев