Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Районда кардан чистартуга кагылган кагыйдәләр билгеләнде

Район үзәге территориториясендә төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрендә кардан чистартуга кагылган пунктлар ачык билгеләнгән.

Әйтик, квартал эчендәге юллардан, ишегалды территорияләреннән, оешмалар, төзелеш мәйданчыклары, сәүдә объектлары территорияләреннән һәм башка урыннардан чистартылган карны урамнарның транспорт йөри торган өлешенә һәм тыкрыкларга күчерергә рөхсәт ителми, дип хәбәр итә административ комиссия. Шулай ук газоннарга, чәчәк түтәлләренә, куаклыкларга пычранган һәм тозлы карны, ватылган бозны ташлау һәм күчерү тыела. Әлеге кагыйдәләрне бозу (ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе) гражданнарга 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, вазифалы затларга - 15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр, юридик затларга - 200 000 сумнан 500 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Ел дәвамында яңадан кабатланган гамәлләр гражданнарга 3500 сумнан алып 5000 сумга кадәр, вазифалы затларга - 30 000 сумнан алып 50 000 сумга кадәр, юридик затларга - 500 000 сумнан алып 1 000 000 сумга кадәр штраф салуны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев