Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Районда криминаль торыш элеккечә кала

Үткән атнада полициягә күршесенә шикаять белән урыссулыларның берсе мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүченең электр счетчигына күршесе үзбелдеклек белән тоташкан һәм моның өчен шылтыратучы аны административ җавапка тартуны таләп иткән.

Азнакайда яшәгән, Урыссуда урлашкан

Урыссудагы "Кооператор" кибетеннән акча урлавын кырык җиде яшьлек азнакайлы таныган. Карак аңлатуы буенча, ул акчага бик мохтаҗ булган һәм Урыссу бистәсе аша узганда, әлеге кибеткә кергән һәм сиздермичә чит кеше сумкасыннан 6 мең сум акча алган.

Күп фатирлы йортларда яшәү җиңел түгел

Полициянең дежур частенә Урыссудагы күп фатирлы йортлар подъездларында кешеләрнең үзләрен адекват тотмаулары уңаеннан бер көндә берьюлы ике тапкыр шылтыратканнар. Шамкин урамындагы өч катлы йортта яшәүчеләр чак кына подъезд идәнендә ятучы исерек иргә абынып егылмаган. Ә Яшьләр тыкырыгының дүрт катлы йортында яшәүчеләрне төнлә баскыч мәйданчыгында җыелучы шау-шулы яшьләр компаниясе борчыган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев