Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда техника урлау очраклары теркәлгән

    Еш булмаса да, районда техника урлау очраклары теркәлгәли.

    Күптән түгел бер-бер артлы шундый ике җинаять кылынган. Авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнүче урыссулы П. хәбәр итүенчә, аның авылда калдырган тракторын алып киткәннәр. Каракның исеме дә аңа таныш. Ә менә төнгелеккә оешмаларның берсе ишегалдында калдырылган иномаркадан дүрт көпчәк урлаучының кем булуын зыян күрүче М. белми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: