Районда яшәүчеләрнең узган атнада тәрәз вату теләге бик көчле булган.
Җиде көн эчендә Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә кизү торучылар шундый өч фактны теркәгән. Бер тәрәзә Әбсәләм авылында һәм ике тәрәзә Урыссу бистәсендә ватылган. Ике очракта зыян күрүчеләр усал ниятлеләрнең исемнәрен атаган.
Нет комментариев