Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия “Комендант” сәгатен үтәмәүчеләрне тикшерде

    Балигълык яшенә җитмәгән балаларның 1 сентябрьдән алып 31 майга кадәр 22 сәгатьтән соң, җәйге каникул көннәрендә 23 сәгатьтән соң өлкәннәр озатуыннан тыш урамда йөрүләрен тыючы Татарстан Республикасының 71 санлы Законы, әлбәттә, беренче чиратта үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен.

    Июль аеның соңгы көннәренә туры килгән балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында тикшерелгән Бәйрәкә авылы үсмерләренең кайберләре икешәр маддә бозган булып чыкты. Полициянең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы "кулына" төнге 11 сәгатьтән соң эләккән малайлар һәм кызлар арасында шактый гына "җылынырга" өлгергәннәре дә булган. Җирле мәктәптә төп гомуми белем алган үсмер үз кулы белән язган беркетмәдә ике литр ярым сыра эчүен хәбәр итеп кенә калмаган, әлеге исерткеч эчемлекне аңа 18 яшьлек абыйсы алып бирүен дә исерек баштан әйтеп биргән. Ә бу исә балигълык яшенә җитмәгән баланы алкогольле эчемлекләр куллануга җәлеп итү дип аңлатыла һәм моның өчен өч мең сумга кадәр штраф карала. Күптән түгел генә хөкем урыныннан вакытыннан алда шартлы рәвештә әйләнеп кайтуын да исәпкә алсалар, бу "юмарт" абый кешегә катырак җәза да бирмәгәйләре... Гомумән, әлеге гаилә комиссия әгъзаларын шок хәленә китерде. Полиция инспекторы урында төзегән беркетмәгә ярашлы, ава-түнә атлаган, телен көчкә әйләндереп сүзен әйткән малайның әнисе үзен бик агрессив тотты, комиссия әгъзалары биргән сорауларга тупас җаваплар кайтарды. Әлеге ханымга якын утырган кешеләр аның үзеннән дә махмыр исе килеп торуын хәбәр иттеләр. Үзен ни өчен шулай ифрат та нервлы тотуы шуннан соң аңлашылды да.

    Комиссиягә 13 яшьлек уллары белән килгән икенче әти-әни исә, киресенчә, үзләрен бик уңай тоттылар. Малайларының сүз тыңлаучан, ярдәмчел, эшчән булуын әйткән өлкәннәр, кичке якта аның "онытылып" китеп тоткарлануында гаепле булуларын да таныдылар. Хәтта комиссия әгъзаларының авылга ешрак килүләрен дә үтенделәр. "Кичләрен безгә, зур кешеләргә, урамга чыгарга куркыныч...",- дип белдерделәр алар.

    Җомга кичен комиссия әгъзалары нәкъ шулай эшләделәр дә. Объездны без Бәйрәкә авылыннан башладык. Чынлап та, авыл үзәге - кибетләр, базар урнашкан территория яшьләр тавышыннан гөҗләп тора иде. Тезелеп киткән күп санлы машиналар автотукталышны хәтерләтте. Һәр икенче кешенең сыра чөмерүен, арада якын-тирә торак пунктлардан килгән егет һәм кызларның булуын исәпкә алсак, монда руль артына салган килеш утыру очраклары юк дип беркем дә гарантия бирә алмый. Шулай булгач, бу авылга район автоинспекторлары рейды да комачау итмәс. Ә менә балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзалары күзенә бу кичне үсмерләр тап булмады. Авылда бит хәбәр тиз таралып өлгерә - әллә алдагы көнне комиссия тикшергән балаларның әти-әниләренә штраф салынуын белеп алу, әллә инде рейд буласын "ватык" телефоннан хәбәр итү нәтиҗәседерме... Беренче карашка, бала-чаганың төннәрен өйдә торуы бик яхшы. Әмма шул ук вакытта статистика уйланырга да мәҗбүр итә. Агымдагы елда районда балигълык яшенә җитмәгән балалар тарафыннан административ хокук бозуның 62 очрагы теркәлгән: алар спиртлы эчемлек кулланганга, исерек хәлдә җәмгыять урыннарында, төнге сәгатьләрдә урамда йөргәнгә җәзага тартылганнар. Шулай булгач, балалары комиссия каршына килеп баскан әти-әниләргә үз-үзләрен адекват тоту, мөгаен, мондый очракларда күпкә отышлырактыр. Килешәм, бу күңелле хәл түгел, әмма хокук саклаучыларга хамлануны үсмерләр үзләре адресына куәтләү кебек кабул итүләре дә бик ихтимал, гәрчә әти-әни үз сабыен шул рәвешле якларга тырышса да. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиядән кыек адым ясаган үсмерне, гомүмән, якларга кирәк микән? Ул бит башкисәр хезмәт түгел. Башка, тагын да бәхетсезрәк хәлләргә тарып, тагын да кырысрак шартларда йөрәк җимешеңне яклап, утларга кергәнче, әлеге хезмәт белән бер фикердә торып, балаңа туры юл күрсәтү күпкә хәерле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: