Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Районның суд приставлары 2014 елның 6 аена нәтиҗә ясадылар

Суд приставларының Федераль хезмәте административ тәртип бозган, шулай ук административ штрафны вакытында түләмәгән һәм мәҗбүри эшләрдән качып йөргән очраклар өчен җәзаның котылгысызлыгы принцибын тормышка ашыруга зур игътибар бирә.

Агымдагы елның алты аенда районның суд приставлары-үтәүчеләр бүлеге административ штрафны вакытында түләмәгән өчен 53 административ хокук бозу эше кузгаткан. Әлеге административ норма штрафның икеләтә артуына китерә, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки 50 сәгатькә кадәр административ кулга алу санкциясе билгеләнә. Суд шундый 49 эш карады. Шулар нәтиҗәсендә бурычлыларның өчесе административ кулга алуга, 27 кеше 46 мең күләмендә штрафка, ә 19 граждан үзенең даими эшеннән, яисә уку һәм хезмәтеннән тыш, түләсез иҗтимагый файдалы эшләргә җәлеп ителү кебек мәҗбүри административ җәзага тартылдылар. Мәҗбүри эшләр 20 сәгатьтән алып 200 сәгать срокка кадәр билгеләнә.

Беренче яртыеллыкта мәҗбүри эшләрдән качып йөргән өчен ике кешегә административ беркетмә төзелде. Бу административ норма өчен 150 меңнән алып 300 меңгә кадәр штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу санкциясе каралган. Эшләрне караганнан соң, бурычлыларга административ җәза - 150 мең күләмендә штраф салынды.

Әйтик, суд приставы-үтәүче бурычлы гражданка Р. га карата суд карарын үтәмәгән өчен административ хокук бозу беркетмәсе төзеде. Суд карары нигезендә административ хокук бозу буенча гражданка Р. гаепле дип табылды һәм аңа 500 сум күләмендә штраф салынды. Закон нигезендә тиешле вакытка ул әлеге штрафны түләмәде, шуңа күрә аңа карата беркетмә төзелде. Суд аңа бер мең сум күләмендә административ штраф түләтү турында җәза билгеләде. Бу административ штрафны бурычлы шулай ук вакытында түләмәде һәм шуңа күрә ул яңадан административ штрафны түләмәгән өчен административ хокук бозган дип табылды. Хәзер гражданка Р.га 30 сәгатькә мәҗбүри эшләргә җәлеп итү җәзасы бирелде. Ул бу җәзадан да качып йөрде һәм кабаттан административ җәзага тартылды. Нәтиҗәдә чираттагы суд утырышында аның мөнәсәбәтендә 150 мең сум күләмендә админитсратив штраф түләтү турында админитсратив җәза билгеләү турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев