Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

САК БУЛЫГЫЗ – МОШЕННИКЛАР!

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә:

Сезнең якыныгыз яки танышыгыз бәлага дучар булган һәм аны коткару өчен зур суммада акча кирәк, дигән кисәтү мәгълүматына ышанмагыз.

Төрле призлар отуда катнашуга, могҗизалы тәэсире булачак дарулар, приборлар яки арзан әйберләр һәм азык-төлек сатып алырга үгетләүләргә риза булмагыз.

Бозымнан, күз тиюдән өшкерү, "гадать итү", киләчәктә нәрсә буласын әйтеп бирү тәкъдимнәренә күнмәгез - бу сезнең акчаны яулауның бер юлы.

Штрафлар һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләнгән квитанцияләрне игътибар белән тикшерегез. Әгәр сезне нәрсәдер шиккә сала икән - штраф салган идарә итү компаниясенә яки оешмасына шылтыратып, мәгълүматны тикшерегез.

Таныш булмаган кешеләргә хәтта алар үзләрен махсус хезмәтләр, полиция, поликлиника, торак-коммуналь идарә хезмәткәрләре, дип таныштырсалар да, ишегегезне ачмагыз. Элеге оешмаларга шылтыратып, мондый белгечләр җибәрү-җибәрмәүләре белән һичшиксез кызыксыныгыз.

Банк карточкасының блокировкалануы турында белдерүне, үзегезнең банкның кайнар линиясе телефоны аша шылтыратып (номер банк карточкасының икенче ягында күрсәтелгән), тикшерегез.

Әгәр дә сезнең белән урамда таныш булмаган кешеләр сөйләшергә теләсә, саклык күрсәтегез.

Сезне алдарга теләүләрен сизсәгез, полициягә шылтыратырга кыенсынмагыз - СЕЗГӘ һичшиксез ярдәм итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев