Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Штраф түләмәүчеләрнең тормышларын катлауландырдылар

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штаф суммаларын арттыру өлешендә Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына кертелгән төзәтмәләр белән бәйле, күп кенә кагыйдә бозучылар: "Түләмәсәм, ни була?" - дигән сорауны бирде.

Мондый автомобиль йөртүчеләргә шуны белергә кирәк, юл-патруль хезмәткәрләренең һәр патруль автомобиле "Барс" иң яңа прибор комплекслары белән җиһазланган, алар йөртүченең түләнмәгән штрафлары булуын, аның транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителүен, аңа башка чикләүләр куелуын, аның фамилиясен, исемен, әтисенең исемен җыйгач, яки йөртүче таныклыгының номерын керткәч тә ачыклый ала. Бер минут эчендә ЮХИДИ хезмәткәре кулларында тикшерелүче зат турында тулы мәгълүмат булачак. Бу инде аңа хезмәте барышында ук кодекста каралган срокта административ штраф түләмәгән өчен кагыйдә бозучыга административ беркетмә төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Шуны исегезгә төшерәм, административ штраф түләү турында карар чыкканнан соң, аның белән риза булмыйча гариза бирергә - 10 көн, аны түләүгә 60 көн бирелә. Моннан соң ЮХИДИ штраф түләттерү турында карарны суд приставларына җибәрә һәм бер үк вакытта судка документлар әзерли. Шуннан соң, онытучан автомобильчеләр булган штрфлары өстенә икеләтә арттырып, тагын берне түләргә тиеш булачак. Моннан тыш, суд кагыйдә бозучыны 50 сәгатьлек җәмәгать эшләренә җәлеп итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу турында хөкем карары чыгарырга мөмкин. Димәк, түләнмәгән штраф юкка чыга алмый, аны барыбер түләргә туры киләчәк, әмма инде бу өстәмә чыгымнар таләп итәчәк һәм нервларны какшатачак.

Елның беренче өч аенда Ютазы районы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре, эчке эшләр бүлегенең участок полицейскийлары белән берлектә 88 административ материал төзеде. Алар барысы да карау өчен җәмәгать судына җибәрелде. Унөч материал буенча административ кулга алу турында карар кабул ителде. Дүрт штрафын түләмәгән гражданин Г.га судья аларның һәрберсе өчен өч тәүлеккә кулга алу турында карар чыгарды. Шулай итеп, кагыйдә бозучы үзенең онытучанлыгы, яки күрсәтмәгә игътибарсыз булуы өченме, вакытлыча тоту изоляторына 12 тәүлек срокка озатылачак. Ун мең сумнан артык суммада түләнмәгән штрафлары булган затлар буенча суд приставлары хезмәте белән эш алып барыла. Аларның милекләренә арест салына, нәрсәне дә булса теркәү гамәлләре тыела. Ун мең сумнан артык бурычы булган һәм чит илгә китәргә теләгән бурычлыларга таможняда Россия Федерациясе чикләрен чыгарга рөхсәт итмәү кебек күңелсез сюрприз көтәргә мөмкин. Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан вакыты узган штрафлар өчен санкцияләр исемлеген, анда машина йөртүче правасын алуны да өстәп, арттыру тәкъдиме кертелде.

Штраф түләгәндә дә чиктән тыш игътибарлы булу сорала, чөнки беркетмә номерын җыйганда - хата яки кагыйдә бозу датасын үзгәртү, банкның комиссион җыемын исәпкә алмыйча сумманы кертү - ЮХИДИ Идарәсе мәгълүматлар базасында штрафның түләнмәгән булып исәпләнүенә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев