Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Штрафны вакытында түләү мәҗбүри

Административ штрафны вакытында түләмәү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен авыр нәтиҗәләр булып әверелергә мөмкин.

Административ штраф административ җавапка тартылучы зат тарафыннан бу турыда карарның законлы көченә керүеннән соң алтмыш көннән дә соңламыйча түләнергә тиеш. Штраф түләмәгән өчен җаваплылык карар чыгарганнан соң 71нче көндә көченә керә. Билгеләнгән срокта административ штраф түләмәү түләнмәгән штраф суммасыннан ике тапкыр артык, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф түләүгә, яки унбиш тәүлек дәвамындагы срокка административ кулга алынуга, яки илле сәгатькә кадәр срокка мәҗбүри эшләр башкаруга китерә.

2014 елның 6 аенда Ютазы районында билгеләнгән срокта штраф түләмәү турында 85 эш каралды, түләмәүчеләрне кулга алу турында 13 карар кабул ителде, 11 кеше мәҗбүри эшләр төрендә җәзага тартылды, калган гражданнарга бер мең сумнан да ким булмаган суммага штрафны ике тапкырга арттыру төрендә җәза билгеләнде. Гыйнвар аеннан Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе һәм республиканың суд приставлары хезмәте арасында электрон элемтә системасы кертелгән иде. Ул түләнмәгән штрафлар турында мәгълүматны электрон документ әйләнеше ярдәмендә тапшырырга мөмкинлек бирә. Бу, түләнмәгән штраф турында мәгълүмат ЮХИДИ базасына килмәсә, 71 тәүлек үткәннән соң штраф автоматик рәвештә гражданинның теркәлү (яшәү) урынындагы суд приставлары хезмәтенә мәҗбүри башкаруга җибәрелә, дигәнне аңлата.

Штаф түләгәндә чиктән тыш игътибарлы булу мөһим, чөнки беркетмә номерын җыйганда хата, яки кагыйдә бозу датасын үзгәртү, шулай ук сумманы банкның комиссия җыемыннан башка кертү идарәнең мәгълүматлар базасында түләнмәгән булып исәпләнәчәк.

Гражданнар уңайлылыгы өчен ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсенең рәсми Интернет-порталында (gibdd.tatarstan.ru яки rpolice.ru) түләнмәгән штрафлар турында мәгълүмат алу сервислары эшли, ә uslugi.tatarstan.ru сайтында банк кредит карталарын файдаланып дәүләт пошлиналары һәм штрафлар түләү мөмкинлеге тормышка ашырыла.

Һәм исегездә тотыгыз - кагыйдә бозмаган кеше штраф түләми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X