Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов республика Арбитраж судының элеккеге судьясы Адель Минаповның мөлкәтен тартып алуны таләп итә.
"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, тиешле гариза судка җибәрелгән.
Билгеле мәгълүматлар буенча, Минаповка рәсмиләштерелгән берничә күчемсез милек объекты һәм автомобиль турында сүз барырга мөмкин.
Адель Минапов 2011 елдан Татарстан Республикасы Арбитраж суды судьясы вазифасын биләде, ә 2025 елда отставкага китте.
Нет комментариев