Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Террорчыларга каршы тору тикшереләчәк

    Татарстан Республикасында 20 июльдән 27 июльгә кадәр террорчылыкка каршы саклану буенча тикшерүләр узачак.

    Өйрәнү диверсантлары гражданнар күпләп җыелган урыннарга, аларны шартлату җайланмаларының муляжлары белән минага куюны имитацияләү өчен, керергә омтылачаклар, кибетләрдә, даруханәләрдә химик матдәләр сатып алырга, төрле предприятиеләр эшенә югары кызыксыну күрсәтергә, фотоларга төшерергә тырышачаклар. "Диверсантлар" кунакханәләрдә яшәргә, фатирлар алып торырга, вакытлыча эшкә урнашырга мөмкиннәр. Шикле шәхесләр мөнәсәбәтендә мәгълүмат тапшырырга полиция бүлегенә - 02, тәртип саклау хезмәтләренең бердәм 88005505007, 8 (843) 231-49-00 телефоннары яисә Интернет челтәрендә www.vk.com/antiterror-2012 буенча мөрәҗәгать итәргә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: