Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Әти-әниләрнең ваемсызлыгы балалар тәртибендә чагыла

Район башкарма комитеты каршындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең бүген узган утырышында җиде административ беркетмә тикшерелде.

Утырышка чыкыру кәгазе алган әтиләрнең берсе балигълык яшенә җитмәгән улының квадроциклда машина юлына чыгуында, икенче әти кеше тугыз яшьлек улының күз алдында аракы чөмергәне һәм кабәхәт сүзәр әйтеп сүгенгенә өчен гаепләнде. Урыссу бистәсендә урнашкан сәүдә нокталарының берсеннән шоколадлар урлаган малайга исә комиссия әгъзалары мондый күренешнең җинаять булуын һәм тагын бер тапкыр кабатланса, аңа район комиссиясе каршында түгел, башка урында басып торырга туры киләчәген яхшылап аңлатты. Сүз уңаеннан, кибетләрдән тауар чәлдерү - үсмерләр арасында әледән-әле очрый торган гадәттән тыш вакыйга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев