Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Тикшереп карау мәҗбүри!

Район территориясендә төрле мошенниклык очраклары сирәк түгел. Хәйләсез гражданнар элеккечә аферистлар тозагына эләгә һәм үз теләкләре белән аерылышалар.

Теоретик рәвештә һәркем аларның корбаннары булырга мөмкин, өстәвенә, алдау схемалары вакыт узган саен ышандырырлык була бара. СMС, интернет аша алдыйлар шулай ук үзләрен социаль хезмәтләрнең төрле белгечләре итеп таныштырып, җиңел хезмәт хакы һәм төрле "халява" вәгъдә итәләр. Бөтен мәгълүматны да тикшерү мөһим! Беренче чиратта, әгәр дә бу туганнарга һәм якыннарга кагылса.
Ютазылылар, уяу булыгыз! Таныш булмаган кешеләргә үзегезнең җыйган акчаларыгызны, паспорт мәгълүматларын һәм башка әһәмиятле документларны беркемгә дә бирмәгез, интернетта финанс операцияләрен зур саклык белән башкарыгыз, шикле СMС-хәбәрләргә ышанмагыз!
Әгәр дә сез яки якыннарыгыз район территориясендә мошенниклар корбаннары булсагыз, Ютазы районы эчке эшләр бүлегенә 2-86-52 һәм 8-9274714812 (Сәлимшин Илдар Сәйрин улы) шылтырату мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X