Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Транспорт йөртүчеләргә дисциплина җитмәгән

Район автоинспекциясе тарафыннан узган елда транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу нәтиҗәләре ясалды.

Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Э. Фәйзрахманов мәгълү-матлары буенча, 2012 елның 12 аенда район территориясендә зыян күрүчеләр белән 35 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда өч кеше һәлак булган һәм 58е җәрәхәт алган (2011 ел белән чагыштырганда, юл-транспорт вакыйгалары саны үсеше 34,6 процент тәшкил иткән, үлүчеләр саны кимү - 66,7 процент, җәрәхәт-леләр саны арту - 70,6 процент). Матди зыян ясалган 221 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 13 җинаять ачылган.

Ел дәвамында транспорт чарасы белән айнык булмаган хәлдә идарә итү, куркынычсызлык каешларын файдаланмауның 1417 факты ачыкланган, каршы хәрәкәт полосасына 4 тапкыр чыгу, 189 - җәяүлеләрнең аркылы чыгу урынын файдалану кагыйдәләрен бозулары, тимер юллар аша хәрәкәт кагыйдәләрен бозуның 36 очрагы, йөк ташу кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы, транспорт йөртүче таныклыгыннан башка транспорт белән идарә итүнең 134 факты, 1922 башка кагыйдә бозулар теркәл-гән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ачыкланган кагыйдә бозулар саны, соңгысыннан тыш, арткан.
2012 елда җәмәгать судына карауга 328 беркетмә юнәлтелгән, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 135 кеше мәхрүм ителгән, административ кулга алуга 72 кеше дучар булган. Билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен административ җаваплылыкка 90 кеше тартылган, шуларның өчесе кулга алынган.
ТР Эчке эшләр министрлыгында агымдагы елдагы авариялелек торышы борчылу тудыра. Гыйнварның беренче декадасында республика автоюлларында 72 юл-транспорт вакыйгасы тер-кәлгән, аларда 18 кеше һәлак булган һәм 113 кеше җәрәхәтләр алган. Кешеләрнең аеруча күп өлеше куркынычсыз тизлекне арттыру һәм каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле вакыйгаларда һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев