Туганнар тату булмаса
Хокук саклау органнары өчен майның беренче яртысы күп санлы гаилә низаглары һәм йодрык уйнатулар белән билгеләнгән.
Кырык өч яшьлек урыссулы П. полициягә ирен тынычландыру үтенече белән шылтыраткан. Ир кеше исерек килеш башкалар янында үзләре яшәгән күп фатирлы йорт ишегалдында хатынына хурлау сүзләре әйткән. Кырык алты яшьлек алабакүлле В.ның хатыны, киресенчә, иренең аягына пычак кадаган, В. полициягә хатынына чара күрүне үтенеп шылтыраткан. Ә Каклы Күлдә яшәүче җитмеш сигез яшьлек хатынны улы кыйнаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев